Халык игътибарына!

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче хатын-кызларга ярдәм чараларының гамәлдә булуы турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 9 февраляндәге 67 номерлы карары нигезендә түбәндәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.

50 000 сум — 25 яшькә кадәрге, авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәдә кимендә өч ел яшәүче хатын- кызларга — беренче бала туганда

100 000 сум — 29 яшькә кадәрге, авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәдә кимендә өч ел яшәүче хатын- кызларга — өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда.

Шунысы мөһим: финанс елы тәмамлану сәбәпле, быел финанслау өчен гаризалар 25 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Киләсе финанслау 2026 елның февралендә ачылачак.

Министрлык түләү алырга хокукы булганнарның барысын да җирле үзидарә органнары, ЗАГС яки Сезнең районның медицина оешмалары аша алдан гариза бирүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International