КЫШКЫ ЧОРДА СУЛЫКЛАРДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫ

2025 елның 20 декабре, шимбә

Беренче кыраулар башлангач, сулыкларда су боз белән каплана. Беренче боз хасил булгач, кешеләр сулыкка төрле сәбәпләр аркасында чыгалар: балык тотарга, боздан бер ярдан икенчесенә күчкәндә маршрутны шактый кыскартырга, шома һәм ялтыравыклы тимераякта шуарга, хоккей уйнарга һ. б.

    Ләкин әле генә туңган сулыкларда нинди куркыныч барлыгын онытырга ярамый. Беренче боз бик мәкерле. Мондый боз өстенә чыгарга ашыкмагыз: ул нык булып кына тоела, ә чынлыкта – юка һәм олы кешенең генә түгел, баланың да авырлыгына түзә алмый. Яңа каткан боз искесеннән карарак төсе һәм юка тигез кар капламы белән аерыла.

    Боз тотрыклы салкыннар башланганчы, нык түгел. Кичке яисә төнге салкыннар белән каткан булуы белән ул аз гына авырлыкка түзә ала, ләкин көндез, үзе аша саркып торган кар суыннан тиз җылынып, тишекле һәм бик юка була, гәрчә ул җитәрлек калынлыкта булса да.

• Шуны истә тотарга кирәк: бозга иң соңгы очракта һәм максималь саклык белән генә чыгарга мөмкин.Тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрү мөмкинлеге булганда (томан, кар, яңгыр) һич кенә дә бозга чыгарга ярамый.

• Барлык очракларда да, ярдан бозга төшкәнче, игътибар белән карарга, хәрәкәт итү маршрутын һәм ярга кире кайту мөмкинлеген билгеләргә кирәк.

 Балаларны сулыкларга олылар карамагыннан башка җибәрергә ярамый.

• Сулыклардагы фаҗигаләрнең иң еш очрый торган сәбәпләреннән берсе – исерек хәлдә булу. Кешеләр куркынычка адекват җавап бирмиләр һәм гадәттән тыш хәл очрагында ярдәмгә мохтаҗ булалар.

 Бозның кар баскан урыннарыннан сакланырга кирәк: кар астында боз әкренрәк ката. Еш кына шундый хәлләр була: бөтен сулык буйлап ачык бозның калынлыгы 10 см дан артып китә, ә кар астында - 3 см.

• Агым тиз булган, өскә чыгып торган куаклар, үләннәр янында, чишмәләре яки инешләре булган сулыкларга койган урыннарда кар эреп ачылган урыннар, ерганаклар яки катмый калган өлешләре хасил була. Монда су бик юка боз белән каплана.

• Сәнәгатт суларының сулыкларга агып төшү урыннары, шәһәр урамнарыннан төрле реагентлар белән тулган эретелгән кар аеруча куркыныч. Мондый урыннарда су кыш буе туңмый диярлек.

• Бозга басканчы аның ныклыгына аяк белән басып яки таяк кулланып инанырга кирәк. Җәяүлеләр (таяк белән) хәрәкәт иткәндә бозга алдан һәм үзләренең ике ягына да бер үк урынга берничә тапкыр сугалар. Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшереп булмый. Әгәр чаңгы таягы белән беренче каты сугудан соң  аз гына булса да су тоелса, - бу боз юка, аның буенча йөрергә ярамый дигәнне аңлата. Бу очракта аякларыгызны боздан аермыйча һәм, йөкләнеш зур мәйданга таралсын өчен, аларны иңбаш киңлегенә куеп, үз эзегез белән үк кире ярга таба китәргә кирәк. Боз кисәтеп чатнаганда һәм анда ярыклар хасил булганда да шулай ук эшлиләр

• Әгәр сез чиста, тигез, кар капламаган урынны күрәсез икән, димәк, монда саф, нечкә боз белән капланган кар эреп ачылган урын дигән сүз.

 Тигез кар катламында кара тап булса, димәк, кар астында – ныгып җитмәгән боз.

• Чаңгы трассасы, боз өстеннән узса, флаглар белән тамгаланырга тиеш.

 Текә ярдан, бигрәк тә таныш булмаган җирдән боз өстенә таба шуу бик куркыныч. Хәтта үз алдыңда бәке, бозда тишелү яки башка куркынычны күреп тә туктап калырга яки читкә борырга кыен була, бигрәк тә кечкенә балалар шуганда.

• Чанада, чаңгыда, тимераякта шуу өчен алдан тикшерелгән нык боз капламы булган урыннар сайларга кирәк.

• Кышкы боз да ныклыгын югалткан вакытта бозда аеруча сак булырга кирәк.

• Боз өстендә балык тотарга яратучыларга үзләре белән кайнар чәй салынган термос, бозның ныклыгын тикшерү өчен агач саплы очлы тимер таяк, сыбызгы белән үз-үзеңне коткаручы һәм очында зур  элмәк һәм йөк булган нык шнур ( озынлыгы 20 м дан да ким булмаган) йөртергә кирәк. Йөк шнурны суга баткан иптәшенә ыргытырга ярдәм итәчәк, элмәк зыян күрүче култык астына кертеп, үзен ышанычлы тота алсын өчен кирәк.

• Күлдә бозның калынлыгы 7 см дан да ким булмаган, ә елгада – 12 см дан да ким булмаган очракта бозга чыгу куркынычсыз санала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге 435 нче номерлы карары һәм «ТР территориясендә су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләрен бозу» КоАП 3.10 статьясының 2 өлеше нигезендә — 7 см дан да ким булмаган боз калынлыгында су объектларында бозга чыкан очракта: кисәтү яисә гражданнарга административ штраф салу - 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр; юридик затларга — 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр каралган

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:

• Кеше суда юешләнгәннән  соң 15-20 минуттан соң өшү нәтиҗәсендә үләргә мөмкин.

•  Боз чатнаган, сыгылган, боз өстендә су барлыкка килгән очракта, кичекмәстән ярга кайтыгыз.

* Боз өстендә төркем-төркем булып яки авыр йөк белән йөрмәгез. Иң яхшысы-кирәксез бозга чыкмаска!!! Сулыкны төркемләп кичкәндә бер-бережнән ераклыкны (5-6 м) сакларга кирәк.

 Әгәр сез боз астына төшеп киткән булсагыз, суда катмаган урынның агым килә торган теге ягына таба барырга тырышыгыз. Бу сезне боз астына тартмаячагына гарантия. Суның катмаган кырыена җиткәч, күкрәгегез белән боз кырыена ятып, аягыгызны боз кырыена ыргытыр өчен, судан мөмкин кадәр күбрәк чыгарга тырышыгыз. Боз чыдаса, сак кына аркагызга әйләнегез дә акрын гына ярга таба шуышыгыз. Коры җиргә чыккач, җылынырга ашыгыгыз. Суыну җитди катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.

 Әгәр дә сезнең күз алдыгызда берәрсе боз астына төшеп китсә, теләсә нинди таяк, колга яки такта белән коралланыгыз да сак кына шуышып аңа таба барыгыз. Каешны, каешлы сумканы җиңел генә ыргытырга яки чаңгы таягын сузарга мөмкин булган урынга шуышып барырга кирәк. Судагы кеше сузылган әйбергә тотынса, аны ипләп кенә судан чыгарыгыз. Суның катмаган өлешеннән чыккач, аның кырыеннан ераграк шуышыгыз.

Боз астына төшеп китүчегә ярдәм күрсәтү.

1. Үз-үзеңне коткару:

- паникага бирелмәгез;

- бөтен гәүдәң белән бозның юка кырыена ябышырга кирәкми, чөнки гәүдә авырлыгы астында ул ватылачак.;

- башыгыз белән суга чуммас өчен кулларыгызны киң җәегез.;

 -терсәкләрегез белән бозга таяныгыз да, гәүдәне горизонталь хәлгә китереп, аның кырыена иң якын булган аягыгызны бозга ыргытырга тырышыгыз, корпусны борып, икенче аягыгызны чыгарыгыз да тиз генә бозга тәгәрәп чыгыгыз.;

 -кискен хәрәкәтләрсез куркыныч урыннан мөмкин кадәр ераграк, каян килгән булсагыз, шул юнәлештә шуышыгыз;

 -ярдәмгә чакырыгыз;

- үзегезне су өстендә тотып торып, моңа минималь физик көч куярга тырышыгыз (тән температурасының тиз түбәнәюенең бер сәбәбе-тәнгә якын җылытылган су катламын күчерү һәм аны яңа, салкын белән алыштыру; моннан тыш, хәрәкәт иткәндә киемгә сеңгән су тудырган өстәмә изоляция бозыла);

 - йөзгәндә башыгызны мөмкин кадәр югарырак су өстендә тотыгыз. Билгеле булганча, организмның барлык җылылык югалтуының 50% тан артыгы, ә кайбер мәгълүматлар буенча, хәтта 75% ы аның өлешенә туры килә.;

- суның катмаган өлешеннән чыккач, хәзер үк чишенергә, юешләнгән киемнәрне сыгарга һәм яңадан кияргә кирәк.;

2. Әгәр сез ярдәм күрсәтәсез икән:

- суның катмаган урынына  бик сак кына барыгыз, пластунча шуышып барсагыз яхшырак булыр.;

- зыян күрүчегә кычкырып, ярдәмгә килүегезне хәбәр итегез, бу аңа көч һәм ышаныч бирәчәк. ;

- 3-4 метрдан аңа бау, колга, такта, шарф яисә башка төрле кул астындагы чара сузыгыз.;

- зыян күрүчегә кул бирү куркыныч, чөнки, якын килгәндә, сез бозга йөкләнешне арттырачаксыз һәм ярдәм итмәячәксез генә түгел, бәлки үзегез дә бату куркынычы астында калачаксыз.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск муниципаль районы буенча бүлеге автотранспортның су объектларына бозга чыгуны тыю турында кисәтә, шулай ук Менделеевск муниципаль районы сайтында « Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты»бите төзелүен хәбәр итә. Сылтама буенча : https://mendeleevsk.tatarstan.ru/virtualniy-ukp-go.htm Гражданнар оборонасы чараларын үтәгәндә һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында башкарылган гамәлләр буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International