Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе экспертлары күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар уздырды.
Чара барышында белгечләргә күчемсез милек өлкәсендәге закон үзгәрешләрен аңлаттылар, шулай ук күчемсез милек объектларының хокукларын теркәү һәм кадастр исәбенә алу өлешендә документлар кабул итүнең аерым мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры вәкилләре Росреестр хезмәтләре өчен мөрәҗәгатьләрнең теләсә кайсы төрендә гаризага мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) турында белешмәләр кертүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирделәр.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында СНИЛС турында белешмәләр булмау сәбәпле, гражданның шәхси кабинетында "Дәүләт хезмәтләре" порталында күчемсез милек объектларына теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар күрсәтелмәскә яки алар тулы һәм төгәл булмаска мөмкин. СНИЛС шулай ук хокуклар турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәләргә заказ биргәндә мөһим. Әгәр дә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында СНИЛС турында мәгълүмат булса, идентификация автомат рәвештә башкарыла, бу дөрес булмаган мәгълүматлар алуны булдырмый, ә хезмәт тиз һәм сыйфатлы күрсәтелә.
"Гражданнарның исемнәре, фамилияләре һәм аталарының исемнәре һәм хәтта туган көннәре дә бертөрле була ала торган хәлләр дә очрый. Шуңа күрә гражданны паспорт буенча төгәл идентификацияләү һәрвакытта да мөмкин түгел. Әгәр паспорт мәгълүматлары, фамилия, исем, атасының исеме, теркәлү урыны гомер дәвамында үзгәрергә мөмкин икән, СНИЛС уникаль һәм үзгәрешсез кала", - дип билгеләде күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Потапова.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына СНИЛС турында белешмәләр кертергә мөмкин:
- күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итеп;
- Росреестрның рәсми сайтының Шәхси кабинетында;
- дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Хезмәт бушлай күрсәтелә.