«Туризм өчен җир» проекты буенча Татарстанда йөздән артык гектар җир ачыкланды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

«Туризм өчен җир» Росреестры проекты кысаларында 2023 елның маенда старт алганнан бирле Татарстанда 101,585 га мәйданлы 19 җир кишәрлеге һәм территория ачыкланган, аларны туризм объектлары булдыру өчен файдаланырга мөмкин.

Татарстан Росреестрында билгеләп үткәнчә, ачыкланган туризм потенциалы булган җир кишәрлекләренең иң күбе Лаеш районында (15). Ике җир кишәрлеге-Алабуга районында, берәр җир кишәрлеге – Арча һәм Мамадыш районнарында.

Гомумән алганда, әлеге проект буенча әйләнешкә гомуми мәйданы 73 гектарга якын булган 15 җир кишәрлеге кертелгән. Алар барысы да Лаеш районында урнашкан.

"Бүген «Туризм өчен җир» сервисында, “Киңлек мәгълүматлары милли системасы" платформасында, гомуми мәйданы 29 гектарга якын булган 4 буш кишәрлек турында мәгълүмат урнаштырылган. Барлык теләүчеләр, шул исәптән гражданнар, эшмәкәрләр һәм потенциаль инвесторлар үзләрен кызыксындырган җир кишәрлеген бирү турында онлайн режимда гариза бирә ала», – дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов.

"Туризм өчен җир" проекты файдаланылмаган җир ресурсларын үзләштерү механизмы булып хезмәт итә. Аны гамәлгә ашыру туризм инфраструктурасының яңа объектларын төзергә һәм гамәлдәгеләрен модернизацияләргә мөмкинлек бирә. Проектның төп бурычлары булып туризм тармагын комплекслы модернизацияләү, территориянең тарихи-мәдәни һәм экологик мирасын саклау, шулай ук социаль һәм икътисадый өлкәләрдә тотрыклы үсешне стимуллаштыру тора", - дип билгеләп үтте "Роскадастр"  гавами хокукый компаниясенең  Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Артур Егоров.

Белешмә:

«Туризм өчен җир» проекты региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Яраклы җирләрне һәм объектларны ачыклау, шулай ук аларны нәтиҗәле файдалану потенциалын анализлау эшен оператив штаблар башкара, аларга Росреестрның территориаль идарәләре, «Роскадастр» гавами хокукый компаниясе филиаллары белгечләре, региональ хакимият органнары һәм һөнәри бергәлек вәкилләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International