Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Гражданлык процессуаль кодексына башкарма документлар буенча түләтелми торган мөлкәт исемлеген тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без аналарны, аталарны һәм балаларны яклау буенча эшне эзлекле рәвештә дәвам итәбез, һәм бүген күпбалалы гаиләләргә яңа ярдәм чаралары күреләчәк закон проектын беренче укылышта хупладык. Инициатива күпбалалы гаиләләрдән социаль ярдәм сыйфатында алынган җир кишәрлеген, шулай ук гаиләдә бердәнбер транспорт чарасын бурычлары өчен тартып алуны тыя. Бу матди шартларны саклау һәм күпбалалы гаиләләргә социаль-хокукый ярдәм күрсәтү өчен мөһим"»
Документка җир законнары нигезендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган бурычлы гражданга бирелгән башкарма документлар, җир кишәрлекләре буенча социаль ярдәм чарасы буларак түләүсез түләтелә алмаган мөлкәт исемлеген өстәргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, закон проекты тулысынча кабул ителгән очракта, күпбалалы гаиләләрдән бурычлар өчен бердәнбер булган транспорт чарасын тартып алырга ярамый,