Әлфия Когогина: Дәүләт Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар геноциды корбаннарын мәңгеләштерүдә ярдәм итүче оешмаларны саклап калачак

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт Думасы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтү өлешендә законнарга үзгәрешләр кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар геноцидыннан зыян күргән һәркемнең истәлеге мәңгеләштерелсен өчен, без хокукый нигезләрне ныгыту өстендә эзлекле рәвештә эшлибез. Кабул ителгән инициатива мондый иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Коммерциячел булмаган оешмалар волонтерлар өчен каралган ярдәм чараларына исәп тота алачак, шул исәптән салым ташламалары, милек ярдәме, вакытлыча биналар бирү, салым салынмыйча элемтә чыгымнарын компенсацияләү, юл йөрү өчен түләү».

"Гомумән алганда, 2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында Дәүләт Думасы тарихи хәтерне саклау, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерү буенча 8 федераль закон кабул итте. Без тарихны яңадан язарга омтылучыларга, фашизмны тар – мар итүдә Совет халкының хәлиткеч роленең бәясен төшерергә теләүчеләргә каршы торырга тиешбез», - дип билгеләде Когогина.

Закон нигезендә хәйрия, ирекле һәм волонтерлык эшчәнлеге максатлары составына шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында совет халкы геноциды корбаннары истәлеген мәңгеләштерү чараларын үткәрүдә катнашу да кертеләчәк.

Моннан тыш, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлек төрләре исемлегенә корбаннарның һәм совет халкы геноциды корбаннарының билгесез күмелгән калдыкларын ачыклауга юнәлдерелгән эзләү эшен үткәрү, аларның исемнәрен билгеләү кертеләчәк.

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар статусы мондый оешмаларга дәүләт һәм муниципаль ярдәмгә, шул исәптән милек һәм финанс ярдәменә хокук алырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International