Менделеевлыларча йомгаклау гаилә гастрономия фестивале узды!

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Менделеевскида өченче йомгаклау гаилә гастрономия фестивале тәмамланды!

«Күрше» республика проекты кысаларында фестивальләр сериясен «Менделеев яңалыклары» редакциясе командасы оештырды.

Бүген Тукай урамындагы «Аммоний» скверы мультфильм геройлары, милли сыйлар һәм җылы атмосфералы әкияти киңлеккә әверелде.

Кунакларны өйдә пешерелгән ризыклар, татар чәе, глинтвейн һәм тәм-томнар белән зур кунакчыл өстәл көтә иде.

Программада:

● ▪ «Менделеевск үзәне»ннән иҗади мастер-класслар

● С.Гассар исемендәге мәдәният йортының А.Ахунов исемендәге театрдан анимацион тамаша һәм флешмоб  

● Интеллектуаль викторина

● Кретив фотозона һәм ретро-рәсемнәр белән "фотосушка" 

● «Фаворит»ат спорты мәктәбеннән понида йөрү

Фестивальнең кульминациясе «Күңелле оркестр» һәм зур дуслык әйлән-бәйлән алып бару булды. Балалар понига атланып йөрделәр, аны кишер белән сыйладылар.

Ахырда «Гаилә рецепты» фотомарафоны җиңүчеләре лаеклы бүләкләр алды.

«Менделеев яңалыклары» командасына бу кышны җылырак иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез! "Менделеевлыларча гастрономия фестивале»н без әле сагыначакбыз!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International