19 февраль көнне Сергей Гассар исемендәге мәдәния сарае мәйданыннан сугышчыларыбыз һәм яңа төбәкләрнең тыныч халкы өчен 40 тонна гуманитар йөк җибәрелде.
Йөк составына УАЗ, Шевроле Нива, Шевроле Нива - багги, ЛУАЗ, Нива һәм Лада Калина автомобильләре, 3 мотоцикл, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, дронга каршы юрганнар һәм пончо, су, шәхси посылкалар кергән.
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров безнең яклаучыларыбызга йөкне шәхсән үзе китерәчәк. Озатканда ул гуманитар йөк җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Актив булышучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Инициатив төркемнәр, битараф булмаган халык һәм район хакимиятенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 40 тонна йөк җыелды. Бу безнең сугышчыларыбыз һәм яңа төбәкләрнең тыныч халкы өчен зур ярдәм булачак.