Янгында һәлак булучы бар

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

20 февральдә 2026 елның 19 сәгать 25 минутта 86 нчы янгыннан коткару частеның "01" пультына   Менделеевск шәһәре, Азин урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр керде. . Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 60 квадрат метр булган йорт янып беткән.

Килгән янгын сүндерүчеләр өемнәрне тикшергәндә һәлак булган ир-атның гәүдәсен тапкан (һәлак булучының шәхесе ачыклана). Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчесе ачыклаячак.

Менделеевск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре район гражданнарына үзләрен һәм якыннарын янгыннан саклау өчен элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәклеген искәртәләр:

- янып торган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз;

- мичләрнең һәм электр җиһазларының төзеклеген күзәтегез;

- электр приборларын төнгә һәм өйдән чыгып киткәндә сүндерегез;  

- балаларны караучысыз калдырмагыз;

- янгын вакытында 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз;

         Шулай ук шәхси йортларда автоном төтенле янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International