Игътибар! Бина түбәләрен кардан чистарту

2026 елның 27 феврале, җомга

Түбәдә җыелган кар катламының ишелеп төшүе бик куркыныч!

Менделеевск муниципаль районы территориясендә кар күп яуды, нәтиҗәдә кар катламы биеклеге шактый артты. Карның күп җыелуы һәм температураның үзгәрүе бина һәм корылмаларның түбәләреннән бозлар һәм кар катламнарының төшүе, кар авырлыгы нәтиҗәсендә түбәләрнең, киң аралы конструкцияләрнең ишелүе белән бәйле һәлакәтләргә китерергә мөмкин.

Районның авыл җирлекләре башлыкларына, ведомстволар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җылылык, су, газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләренә, коммуналь предприятиеләргә киңәш итәбез:

балаларны контрольдә тотуны көчәйтү һәм мондый урыннарда уеннарга юл куймау;

киң аралы һәм яссы өслекле биналарга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарга аерым игътибар биреп, биналарны һәм корылмаларны сайлап тикшерү үткәрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International