Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 27 феврале 21.00 сәгатьтән 28 феврале 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде.
2026 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);
- төнлә дә, көндез дә - бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар һәм буран, күз күреме 1000 м га кадәр һәм аннан да азрак; юлларда кар боткасы, кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Бозлавык вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр басарга, шуның белән сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез..Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемгә беркетергә.
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең туктау юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга кирәк. Ерактан күренеп торырлык жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгыз һәм кайчан кире әйләнеп кайтуыгыз турында әйтеп китегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан читкә китмәгез, күренеп торырлык булсын.. Юлда тукталгач, кисәтү сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта угар газы белән агулануны булдырмас өчен пыяланы ачып, җилләтүне тәэмин итеп, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентлашуны югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз. Әгәр сезнең хәлегез бетсә, ышыклану урыны табыгыз һәм шунда калыгыз. Сезнең өчен таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки мондый вакытларда автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.
Көчле буран беткәч нәрсә эшләргә?
Көчле кар көртләре шартларында сез бинада ябылып калсагыз, тыныч булыгыз, мөстәкыйль рәвештә ( һәм кул астында булган кораллардан файдаланып) чыгу мөмкинлеген ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә хәбәр итегез. Әгәр карны мөстәкыйль рәвештә чистартып булмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляция приемнигын (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап якындагы тәүлекләргә һава торышы фаразын белешегез. Елның салкын вакытында ерак юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшләвен тикшерегез, җитәрлек күләмдә ягулык тутырыгыз, сыйфатлы антифриз алыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Алдан ук җылы киемнәр һәм азык-төлек туплау хәстәрен күререгә кирәк, кәрәзле телефон өчен заряд җайланмасын алырга онытмагыз.
Юлга чыгар алдыннан насос, тарттыру тросы, баллон ачкычы һәм күтәрткеч булуын тикшереп чыгыгыз, «Тәмәке кабызу » комплектын бгажникка куярга кирәк.
Авария булган очракта кирәкле комплект
Авария комплектында кәрәзле телефонга заряд алу җайланмасы, запас аккумулятор, җылы кием-салым һәм юрган, кар һәм боздан тәрәзәне чистарту өчен щетка,
баткан очракта көпчәкләрне кардан арындыру өчен зур булмаган көрәк, кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ризык һәм эчемлекләр, балта һәм җыелмалы пычкы, «коры ягулык», ут кабызу җайланмасы, мини-мич һәм тимер савыт булырга тиеш.
Төгәлләштерелгән маршрут һәм якынча кире кайтуның вакыты турында хәбәр итегез.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрут һәм кире кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булган очракта, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең сезгә ярдәм оештырү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булу урынын, ниндидер аерым билгеләр, машинадагы кешеләр саны, авырулар, балалар бармы икәнлеген, үзегезнең һәм якыннарыгызның телефон номерларын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын бетермәс өчен чаралар күрергә кирәк
Трассада ватылып калган очракта
Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, моның өчен сынган яки киселгән агач, яисә яхшы күренеп тора торган башка әйберләр кулланырга мөмкин. Әгәр машина эшләп тора икән, угар газы белән агулануны булдырмас өчен, пыяланы азрак ачарга һәм җилләтүне тәэмин итәргә кирәк. Озак тукталышка яки төнлә тукталган вакытта, чыккан газлар кабинага һәм салонның ярым ачык тәрәзәсеннән кире кермәсен өчен, машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үз куркынычсызлыгың өчен җил юнәлешен дә даими тикшереп торырга кирәк. Шуңа да карамастан, төтен чыга торган торбаның боз белән катмавын һәм кар капламы белән күмелмәвен күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, үзегезне тыныч тотыгыз, бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрнең «101» номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу урынын төгәл әйтегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын сак тоту буенча чаралар күрегез. Ягып җылыну өчен утын агачлары булдырырга тырышыгыз, алар булмаганда янучан материаллар да кулланырга мөмкин.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.