Грант конкурсларында җиңүләр

2026 елның 28 феврале, шимбә

Безнең район өчен бик яхшы яңалыклар! 🎉

2025 ел ахырында «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе берьюлы дәрәҗәле өч грант конкурсында җиңүче булды. 

Җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 673 000 сумнан артып китте. Бу безнең авыл җирлекләрендә мәдәниятне үстерүгә җитди ярдәм.

Монай авыл мәдәният йорты «Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» номинациясендә җиңеп, 183 000 сум акча алды.

 Татарстан Республикасы территориясендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Иске Гришкино авыл мәдәният йорты  «Тылсымлы ком»  студиясе проекты  240 000 сум отты.

 Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 250 000 сумлык грантын  Сәйтәк авыл клубы  «Мари Тәкәшендә каникуллар» проектын гамәлгә ашыруга юнәлтәчәкләр.

Безнең мәдәният учреждениеләре һәм аларның инициатив командалары белән горурланабыз! 💫

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International