2025 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына йомгаклар ясау буенча киңәшмә

2026 елның 28 феврале, шимбә

Администрациядә 2025 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонын узу йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.

4559 га мәйданлы Менделеевск кишәрлеге урманчылыгы «Алабуга урманчылыгы»ТР дәүләт казна учреждениесе составына керә.

2025 елда урманчылык чикләрендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча планлаштырылган барлык чаралар 100% ка үтәлгән.

Төп күрсәткечләр: 49 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар төзелде, аларны карап тору 36 км озынлыкта башкарылды.  4 км урман юлы реконструкцияләнде, 1 км яңа урман юллары төзелде.  100 гектар мәйданда янгын куркынычы мониторингы һәм 11 гектарда урманнарны тикшерү үткәрелде.  2025 елда урманчылык территориясендә   урман янгыннары теркәлмәде.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу: агротехник тәрбия - 52,1 га; урман культураларын тулыландыру - 29,1 га; табигый урман торгызуга ярдәм итү - 3 га; 800 мең стандарт утырту материалы (700 мең ылыслы һәм 100 мең декоратив төр) үстерелгән.

Экологик акцияләр: "Хәтер бакчасы"  - 2 меңнән артык чыршы һәм нарат утыртылды (80гә якын кеше катнашты); "Урманны саклыйк" - 150ләп үсенте утыртылды; "Татарстанның чиста урманнары" - 132 кеше катнашты, 46 кубометр каты көнкүреш калдыклары һәм 39 кубометр корыган һәм ауган агачлар җыеп алынды.

Контроль һәм күзәтчелек: урман фондында 372 патрульлек үткәрелгән; урман бозу турында 5 беркетмә һәм 7 акт төзелгән; 11 консультация һәм 5 профилактик сәфәр үткәрелгән; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында 92 мәгълүмати хат бирелгән (үтәлеше — 100 %).

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтелде: 65 кубометр утын әзерләү һәм илтеп җиткерелде. 2026 елда эш профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыруга, контрольне көчәйтүгә һәм киләчәктә урман янгыннары чыгу куркынычын киметүгә басым ясап дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International