Менделеевскида караучысыз калган хайваннарны һәм йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча рейд узды.Чара ветеринария инспекциясе, полиция һәм шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә узды.
Төп максат-урамнарда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү, караучысыз калган хайваннарның барлыкка килүен булдырмау һәм йорт хайваннарына карата җаваплы мөнәсәбәткә игътибар җәлеп итү.
Искәртү:
- Этләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 1500 сумнан 3000 сумга кадәр административ штраф салына.
- Гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китергән хокук бозулар өчен 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф каралган.
Хөрмәтле хайваннар хуҗалары, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт күрсәтегез, этләрегезне борынчак белән йөрегез һәм хайваннарыгызның үз-үзен тотышын күзәтегез. Бергәләп без шәһәребезне анда яшәүче барлык кешеләр өчен куркынычсыз һәм уңайлы урын итә алабыз!