Менделеевскида район ифтары узды

2026 елның 28 феврале, шимбә

Ел саен район Башлыгы инициативасы белән бәйрәм кичәсе оештырыла.

Мөселманнарның Рамазан ае дәвам итә. Ифтарга җыелганнарны Роберт Искәндәров котлады, барысына да сәламәтлек, игелек теләде.

Кичәдә күрше районнарның имам-мөхтәсибләре катнашты, алар вәгазьләр укыды.

Шулай ук мөселманнарга Вячеслав атакай, Можга башлыгы Эрик Уразов мөрәҗәгать иткән.

Коллектив намаздан һәм аштан соң район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев Роберт Ринат улына ифтар үткәрү инициативасы өчен рәхмәт белдерде, коллегаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International