Игътибар! Бина түбәләреннән кар һәм юка боз катламнары төшүе ихтимал.

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Игътибар! Һава торышы җылытып җибәрү сәбәпле, бина түбәләреннән кар һәм юка боз катламнары төшүе ихтимал. Сак булыгыз.  Киңәш итәбез: кар шуып төшә торган иңкү түбәле йортларга якын килмәскә һәм андый урыннарда балаларга торырга рөхсәт итмәскә. Автомобильләрне кәрнизләрендә боз сөңгеләре һәм кар асылынып торган биналар һәм корылмалар янында калдырырга ярамый. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International