Менделеевскида «Атмосфера» гөмбәзендә бүген химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» олимпиадасына йомгак ясадылар. Быел ярышларга 830дан артык гариза килгән, икенче этапка Менделеевскига химия буенча Россиянең иң яхшы 57 укучысы килгән. Жюри 9, 10, 11 сыйныфлар арасында олимпиадада 10 призерны билгеләде. Призерлар көнкүреш техникасы кибетенә 50, 100 һәм 150 мең сумлык акчалата сертификатлар алдылар. Ә абсолют җиңүче сынны да һәм 150 мең сум акчаны да алды. Иң яхшының исемен олимпиада попечителе Роман Троценко атады. Олимпиаданы Менделеевскида уздыру идеясе нәкъ менә аныкы.
"Химия тормышның мөһим өлеше булып тора-ул безгә шатлык китерә. Безнең һәрберебезнең химиягә үз мәхәббәт тарихы. Һәм мин монда химияне яхшы белүче иң яхшы егетләрнең җыелуына бик шат. Ә олимпиаданың абсолют җиңүчесе Максим Алексеев булды!",- дип белдерде Роман Троценко.
Быел иң яхшы титулын Барнаулдан 10 нчы сыйныф укучысы Максим Алексеев отты. Аның өчен бу инде Менделеевскида икенче олимпиада. Узган ел ул 9 сыйныф укучылары арасында иң яхшысы иде, быел ул кадерле сынны һәм абсолют җиңүче исемен алу өчен килде.
"Тизрәк бабама хәбәр итәсем килә-ул минем өчен җан атып йөри, нәтиҗәләр көтә. Биремнәр кызыклы булды. Киләсе елда да килергә телим. "Менделеев токымнары "- фикердәшләр белән вакыт үткәрү өчен шәп мөмкинлек", - дип сөйләде Максим.
Узган ел "Менделеев токымнары" олимпиадасыннан соң Максим Бразилиядәге халыкара олимпиадага китте, анда ул Россия җыелмасы өчен бердәнбер алтын медаль отты. Олимпиада илнең иң яхшы укучыларын гына түгел, дөньяның да иң яхшы укучыларын җыя. Быел "Менделеев токымы" олипиадасында катнашкан 15 тән артык кешесе узган елда катнашучылар, ә шуларның 6 сы Менделеев олимпиадасыннан соң Халыкара олимпиадаларда җиңүче булды.
"Без беләбез, сезнең күбегез безнең олимпиададан соң Халыкара олимпиадаларга, Бразилиягә, Кытайга, Согуд Гарәбстанына, Гарәп Әмирлекләренә баралар һәм җиңәләр. Без сезнең уңышларыгызны күзәтәбез, сезнең белән горурланабыз һәм нәкъ менә Менделеевскида җиңүләрегез беренче баскыч булуына шатбыз! Һәм һәркемне стажировкада һәм практикада инде "Аммонии"дә күрергә шат, безнең ишекләр сезнең өчен ачык!",- дип ассызыклады "Аммоний " АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров.
Менделеевскида олимпиада 2023 елдан бирле уза, аның илдә иң тәэсирле приз фондларының берсе бар, быел "Аммоний" химия комплексы инициативасы белән ул 1,5 миллионнан 2,2 миллион сумга кадәр арттырылган. Призлы урыннарны алган балаларның остазлары да бертигез күләмдә бүләкләнәләр. Узган ел откан призга Максим Алексеев уку өчен ноутбук сатып алган, быел приз белән нишләргә икәнен әле хәл итмәгән.
"Олимпиадага кызыксынуның елдан-ел артуын, катнашучыларның географиясе киңәюен күрү сөендерә. Бу химиянең иң мавыктыргыч һәм перспективалы фәннәрнең берсе булып калуын күрсәтә, ә Россия фәнни мәктәбе традициясе яңа буыннарда яшәвен дәвам итә", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Олимпиада Менделеевск өчен рекордлы булып тәмамланды. Беренче тапкыр 833 гариза бирелде, беренче тапкыр приз фонды 2,2 млн сум тәшкил итте, беренче тапкыр ул Россия мәктәп укучылары олимпиадалары Советы исемлегеннән олимпиада статусында узды. Катнашучылар арасында беренче мәртәбә Менделеевскидан килгән егетләр дә бар иде.