Дәүләт Думасы Россия экспорт үзәге һәм экспортка ярдәм итү үзәкләренең эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы координациясе һәм Россия экспорт үзәге белән турыдан-туры идарә иткән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектына ярдәм итүнең гомуми контурына экспортны яклау үзәкләре эшен кертүгә юнәлдерелгән. Бу, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәмнең нәтиҗәлелеген арттырачак"»
Закон Россия икътисади үсеш министрлыгыннан экспортка ярдәм итү үзәкләренә таләпләр билгеләү буенча вәкаләтләрне Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына тапшыруны күздә тота.
Экспортка ярдәм итү үзәкләренә таләпләр Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау инфраструктурасына керүче оешмаларга РФ дәүләт хакимияте органнары, РФ субъектлары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан ярдәм күрсәтү гарантияләнәчәк.
Федераль закон 2026 елның 1 апреленнән үз көченә керә.