Дәүләт Думасы критик инфраструктура объектларының куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «без диверсия-террорчылык янауларына һәм критик инфраструктура эшен тотрыксызландыруга юнәлдерелгән законнарны камилләштерү буенча эзлекле эш алып барабыз. Аерым алганда, ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы структураларның мондый объектларны һәм аларның хезмәткәрләрен, аерым алганда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәреннән саклау өчен мөмкинлекләре күбрәк булырга тиеш».
Инициатива белән махсус шәхси сак оешмаларына Росгвардиянең территориаль органнарында махсус объектларны саклау максатларында файдалану өчен ату коралын алу хокукы бирү тәкъдим ителә. Гамәлдәге закон нормалары нигезендә аларга хезмәт коралын гына кулланырга рөхсәт ителә.