Әлфия Когогина: күп балалы гаиләләр бурычлары өчен җир һәм автомобильне тартып алудан якланачак

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы икенче укылышта РФ Гражданлык процессуаль кодексына башкарма документлар буенча түләтелми торган мөлкәт исемлеген тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без аналарны, аталарны һәм балаларны яклау эшен эзлекле рәвештә дәвам итәбез, һәм бүген күпбалалы гаиләләрне бурычлары өчен җир һәм автомобильне тартып алудан саклаячак дигән закон проектын хупладык. Бу матди шартларны саклау һәм күпбалалы гаиләләргә социаль-хокукый ярдәм күрсәтү өчен мөһим"»

Закон проекты белән бурычлы кешенең башкарма документлар буенча түләтелергә мөмкин булмаган мөлкәте исемлеге киңәйтелә, аңа:

- өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга социаль ярдәм чарасы буларак бирелгән җир кишәрлеге;

-бурычлы граждан әгъзасы булган күпбалалы гаиләнең бердәнбер транспорт чарасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International