Әлфия Когогина: Безнең бурыч – тарихи хәтерне бозуга юл куймау

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта совет халкы геноциды корбаннарын юк итү, зыян салу яки мәсхәрәләү һәм совет халкы геноциды фактын кире кагу өчен җаваплылык билгели торган закон проектын кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Без тарихи хәтеребезне закон дәрәҗәсендә саклауны дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында бу өлкәдә 8 федераль закон кабул ителде, шул исәптән 19 апрельне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне итеп билгеләү турында да. 2026 елдан геноцид корбаннарын җирләүнең федераль реестрын булдыру башлана. Бүген кабул ителгән инициатива миллионлаган һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турындагы истәлекне өстәмә рәвештә яклап кына калмый, ә безнең илнең иминлеген тәэмин итә, тарихи хәтерне бозу җәмгыятьнең тотрыксызлануына, буыннар элемтәсен өзүгә китерә».

Закон проекты тарафыннан совет халкы геноциды корбаннары каберлекләрен, һәйкәлләрне, стелаларны, обелискларны, совет халкы геноциды корбаннары истәлеген мәңгеләштерүче башка мемориаль корылмаларны яки объектларны юк итү, зарарлау яки мәсхәрә итү, совет халкы геноциды фактын кире кагу һәм совет халкы геноциды корбаннары истәлеген хурлаган өчен җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International