Әлфия Когогина: эшкуарлар бергәлеге биоикътисадның киләчәк стратегиясен формалаштыруда катнашачак

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Россия Президенты дискуссиянең төп темасы «Кеше өчен биоикътисад» исемле кмләчәк технологияләр Форумы эшендә катнашты.Владимир Путин Министрлар Кабинетына илнең биоикътисадый үсеше стратегиясен XXI гасыр уртасына кадәр формалаштырырга йөкләде. Стратегия нигезләмәләре азык-төлек һәм биоиминлек бурычларын хәл итүне, сәламәтлек саклау, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка тармакларны үстерүне билгели торган программа документларында исәпкә алыначак.

"Президент бигрәк тә бизнесның биоикътисад формалаштыруда актив катнашуы өчен киртәләрне бетерү кирәклегенә игътибар итте. Моның өчен булганнарын төзеп бетерергә һәм шәхси инвестицияләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын тәкъдим итәргә, биотехнологияләр булдыручы һәм гамәлгә кертүче компанияләргә преференцияләр бирергә кирәк. Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты эше, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты кысаларында Хөкүмәт, төбәкләр һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән берлектә бу юнәлештә эшләячәкбез», - дип шәрехләде Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек  Комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина.

Биоикътисад-яңартыла торган ресурслар нигезендә үсеш моделе формалаша торган икътисад өлкәсе. Болар-чималны тирәнтен эшкәртү, калдыкларны минимальләштерү, йомык җитештерү цикллары, табигатькә сакчыл караш. Биоикътисад экологик йөкләнешне киметүгә, табигатьтән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм тотрыклы үсешкә ирешүгә юнәлдерелгән. Бу секторда инновацияләргә басым ясыйлар, алар дәүләтнең технологик суверенитетына ирешү, импортка бәйлелекне киметү һәм яңа базарлар булдыру өчен биомассаны кыйммәтле продуктларга әверелдерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International