Россия Федерациясе Дәүләт Думасы " Франция һәм Бөекбритания җитәкчелеге тарафыннан Украинага атом-төш коралы китерү турында мәгълүматка бәйле рәвештә Франция Республикасының Милли җыелышына, Бөекбритания Берләшкән Корольлегенең җәмгыятьләр палатасына, һәм Төньяк Ирландия, Европа парламентына һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасына" мөрәҗәгать кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Париж белән Лондонның мондый ниятләрен халыкара хокук нормаларын, беренче чиратта, атом-төш коралын таратмау турындагы Шартнамәне коточкыч бозу дип саныйбыз. Сугышка җавапсыз ут төртүчеләрнең планнары кешелек дөньясы яшәешенең куркынычын бетерү хакына ачылырга һәм нейтральләштерелергә тиеш"»
"Атом-төш коралын, аның аерым компонентларын һәм илтү чараларын котылгысыз җиңелүгә дучар булган халыкка каршы һәм җинаятьчел Киев режимына тапшыруның кискен куркынычын исәпкә алып, Дәүләт Думасы депутатлары Франция һәм Бөекбритания парламентларын, Европа парламентын, шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының профильле оешмаларын һәм органнарын вакыйгалар үсешенең мондый сценариен булдырмау буенча гадәттән тыш чаралар күрергә чакыра, — дип ассызыклана документта. - Сездән, хөрмәтле коллегалар, халыкара куркынычсызлыкка янаган вәзгыятьне тикшерүне гадел үткәрүегезне сорыйбыз"»