Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутатлар төркеменең күчмә утырышында төп тема республиканың сәнәгать объектларында студентларның җитештерү отрядлары эше өчен шартлар тудыру булды. Чаллыда «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте очрашу уздыру мәйданчыгы булды.
Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Россия студентлар отрядлары» Күзәтчелек советы рәисе Михаил Киселев, РФ Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, ТР Дәүләт Советында «ТНВ» депутатлар төркеме әгъзалары, «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте катнашты.
"Студентлар отрядлары-эшкә урнашу гына түгел. Бу үзеңне төрле һөнәрләрдә сынап карау, сине нинди белгечлек канатлавын аңлау өчен уникаль мөмкинлек. Әмма студентлар отрядларының буыннар элемтәсен формалаштыруы да мөһим", - дип ассызыклады Әлфия Когогина"
Аның сүзләренчә, утырыш өчен мәйданчык сайлау очраклы түгел. Ярты гасыр элек нәкъ менә Яр Чаллы студентлар хәрәкәтенең символына әверелде, бирегә бөтен илдән яшьләр «Хыяллар шәһәре, бакча-шәһәр» һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге автогигант төзергә килде.
КАМАЗда студентлар отрядлары белән эшләү системасы сәнәгать предприятиесенең яшьләр белән хезмәттәшлегенең эталон моделе булып тора, дип белдерде Михаил Киселев. Бүген студентлар отрядлары хәрәкәте Владивостоктан Калининградка кадәр 400 меңгә якын кешене берләштерә һәм шул исәптән эре инфраструктура объектларында проектларны гамәлгә ашыра. "Бүген КАМАЗда төзелгән кадрлар системасы-ул эталон. Беренчедән, бу балаларны сыйфатлы әзерләү һәм җитди сайлап алу: бер урынга ким дигәндә өч кеше. Икенчедән, бу остазлык системасы", - диде Михаил Киселев. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләрнең 67% ы эш сайлаганда остаз булуга йөз тота.
Михаил Киселев ассызыклаганча, студентлар отрядлары хәрәкәте дәүләт ярдәменең яңа дәрәҗәсенә күтәрелде.Законнарда эш бирүчеләр өчен салым ташламалары беркетелгән, ә ил Президенты кушуы буенча ел саен 54 мең яшь эшче һөнәрләре белгече әзерләүгә 150 млн сум бүлеп бирелә.
Михаил Киселев сүзләренчә, Татарстан хәрәкәт үсешендә алдынгы урыннарда тора һәм даими рәвештә иң яхшы җитештерү практикалары өчен федераль бүләкләр белән билгеләп үтелә. "Студентлар отряды -ул эштән күбрәк. Бу тормыш, ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык мәктәбе", - дип йомгаклады парламентарий.