Менделеевск районында мобиль поликлиника эше дәвам итә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Бу атнада Ижевка авылында «Мобиль поликлиника» комплексы эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мобиль поликлиника агымдагы ел башыннан бирле актив эшли һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә өлгергән.:
- 891 пациентны тикшерделәр,

- 2 090 медицина консультациясе оештырылган,
- 2 186 лаборатория диагностика процедурасы башкарылды.

Әлеге медицина хезмәте «Озын һәм актив тормыш» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә, ул ерак торак пунктларда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International