28 февральдә шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Менделеевск командасы югары әзерлек күрсәтте һәм 5 алтын, 2 бронза медаль яулады.
Алтын:
Кудряшова Карина (53 кг га кадәр)
Колпакова Елизавета (62 кг га кадәр)
Гомәрова Язилә (73 кг га кадәр)
Камашев Артур (80 кг га кадәр)
Смирнов Богдан (87 килограммнан артык)
Бронза:
Фәрхетдинова Мәрьям (46 кг га кадәр)
Прокопьев Кирилл (54 кг га кадәр)
Гомуми команда зачетында:
1 урын-Казан
2 урын-Менделеевск
3 урын-Түбән Кама муниципаль районы
Спортчыларны һәм тренерларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.
Алга таба җиңүләр һәм яңа спорт казанышлары телибез!
Ярышларны уздыру һәм спортчыларны әзерләү "Россия спорты"дәүләт программасы бурычларына туры килә. Ул массакүләм спортны популярлаштыруга һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.