Әлфия Когогина "Эшмәкәрлек " проектының киңәйтелгән утырышында катнашты

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

«Эшмәкәрлек» федераль проект кысаларында Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый советлар рәисләре, эксперт һәм эшлекле бергәлек вәкиллере катнашында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта катнашучыларны Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина сәламләде.

"Партия проектының бурычы-илебез эшкуарларының 30 миллионлы армиясен ишетү, алар белән көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу һәм шәхси эшлекле инициативага, кече һәм урта бизнесның иҗади үсешенә һәм моңа комачаулый торган киртәләрне киметүгә ярдәм итә торган дәүләт сәясәтен формалаштыру. Бу эшне без төбәкләр, эшлекле берләшмәләр, эшмәкәрләр, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннары белән бергә оештырачакбыз», – дип ассызыклады Әлфия Когогина.

Утырыш барышында катнашучылар шулай ук эшмәкәрләр продукциясен экспортка яраклаштыру, квалификацияле кадрлар әзерләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны креатив индустрияләр өлкәсен үстерүгә җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International