Медицина советында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова, район башлыгы Роберт Искәндәров, үзәк район хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова, медицина учреждениесе хезмәткәрләре катнашты.
Елена Владимировна үзәк хастаханәнең медицина хезмәткәрләре эшенә югары бәя бирде һәм халык белән эшләүдә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте.
Кадрлар барысын да хәл итә.
Менделеевск үзәк район хастаханәсе эше йомгаклары турында баш табиб Оксана Бахматова сөйләде. Кадрларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел гына да «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча Менделеевскига 4 табиб һәм 1 фельдшер җәлеп ителгән. Миллион сум бүлеп бирүдән тыш, проект торак проблемасын хәл итү мөмкинлеген, шулай ук табибларга төрле ташламалар бирүне күздә тота, алар анда кимендә биш ел эшләячәк. 2025 елда Менделеевск хастаханәсенә табиб-хирург, табиб-эпидемиолог, табиб-стоматолог, табиб-терапевт, шәфкать туташлары һәм фельдшер акушерлык пунктына фельдшер эшкә урнаштырылды.
Халыкны диспансерлаштыру
Менделеевскида халыкны массакүләм диспансерлаштыру дәвам итә, аның барышында 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кеше бушлай медицина тикшерүе уза ала. Үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елда 9 135 кеше диспансеризация узган, 1 416 кеше профилактик медицина тикшерүе узган.
Эшкә сәләтле халык түләүсез диспансеризация узарга вакыт тапсын, ә эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау белән кызыксынсын һәм медицина тикшерүе узу өчен түләүле көн бирсеннәр, - дип аңлатты О.Бахматова. Поликлиникада профилактика кабинеты 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
Безнең заман геройлары
Медицина советында үзәк район хастаханәсенең 25 хезмәткәре ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, район Башлыгының һәм үзәк район хастаханәсе администрациясенең Мактау грамоталарын алды.