Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тамашачылар белән тулы залында бәйрәм концерты узды.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар коллективы чыгышы сюрприз булды. Алар «Я просто женщина...»дигән тирән эчтәлекле композиция башкардылар.
Тамашачыларны якынлашып килүче бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Искаков котлады.
Бу көнне сәхнәдән әниләргә, әбиләргә, хатыннарга һәм кызларга рәхмәт сүзләре әйтелде.
Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбеннән яшь талантлар чыгыш ясады.
Сәхнәгә ирләре һәм уллары бүген Ватанны саклауда булган иң батыр һәм гүзәл хатын — кызларның чыгу мизгеле тамашачыларның йөрәкләрен аерым кузгатты. Аларның чыгышы бердәмлек һәм өмет символына әверелде.
Барлык номерларны да искиткеч алып баручылар — Виктор Никифоров һәм Раушан Зиннуров бер тарихка бәйләде. Концертның төп бурычы үтәлде: тамашачылар иң якты хисләр һәм язгы кәеф белән өйләренә кайтып киттеләр.