Әшрәф Ахунов исемендәге театр үзенең «Халык театры " исемен раслады

2026 елның 6 марты, җомга

Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге Әшрәф Ахунов исемендәге халык театры Казанда үзенең исемен раслады.

Исемне раслау-үзешчән коллективлар өчен даими сәхнә эшчәнлеген таләп итә торган мәҗбүри процедура.

Хәзерге вакытта театрда 4 яшьтән өлкәнрәк 100 гә якын кеше шөгыльләнә.

Театр күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурсларда җиңүче булды. Шушы көннәрдә генә театрда катнашучылар Әгерҗе шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабында "Конферансье"номинациясендә жюри каршына басачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International