2 марттан 6 апрельгә кадәр «хезмәт»Бөтенроссия муниципаль премиясе проектлары өчен халык тавыш бирү уза. Тавыш бирүдә илнең төрле төбәкләреннән проектлар, шул исәптән Татарстан Республикасы проектлары да катнаша.
Безнең республиканы ике проект тәкъдим итә:
🔹"Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» (Казан шәһәре) — «Россия халыклары бердәмлеге — Ил көче» номинациясендә;
🔹 "Алгы сызыктагы махсус хәрби операция сугышчыларына һәм махсус хәрби операция сугышчылары гаиләләренә актив ярдәм «(Тукай муниципаль районының Круглое Поле авыл җирлеге) — "Гаилә иминлеге — дәүләт өстенлеге " номинациясендә.
Халыкны Татарстан Республикасы проектларын хупларга һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/
Тавыш бирү өчен «ДӘүләт хезмәтләре " порталы аша керергә кирәк.
Проектларыбызны бергәләп хуплыйбыз! 🤝