Халык арасында социологик тикшеренү

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Хөрмәтле халкым!

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы халык арасында социологик тикшеренү үткәрә. Сезне онлайн-сораштыруда катнашырга һәм үз фикерегезне әйтергә чакырабыз.

Катнашуга 18 яшьтән 90 яшькә кадәрге төрле эшчәнлек өлкәләреннән: укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һәм гражданнарның башка категорияләреннән килүчеләр чакырыла.

Сораштыру онлайн-форматта Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында уздырыла.

Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин:
https://open.tatarstan.ru/polls/

Сезнең фикерегез мөһим һәм Татарстан Республикасын үстерү буенча карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк.
Сораштыруда катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International