Иске Гришкино авылында "Без бергә!" штабы волонтеры белән очрашу узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Иске Гришкино авылы мәктәбендә «Без бергә» штабы волонтеры Тәнзилә Сырышева белән очрашу булды.Очрашу Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.

Тәнзилә Нургали кызы озак еллар Иске Гришкино мәктәбендә китапханәче булып эшли. Аның улы, шул ук мәктәпне тәмамлаган Артур, хәрби хезмәткәрләр сафына керергә һәм Ватаныбызны сакларга китәргә карар кабул итте. Очрашуда укытучылар һәм укучыларның җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Очрашуда катнашкан һәркем сугышчыларыбызның тиз арада җиңеп кайтуларына өмет белдерде!

Бу очрашу шундый катлаулы чорда безнең сугышчыларга ярдәм итүнең әһәмияте турында уйлану өчен тагын бер мөмкинлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International