Үз кишәрлегеңдә агачны кисәргә буламы?

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Россия законнарында үз кишәрлегендә агачларны кисүнең конкрет исемлеге булган хокукый акт юк.

Шуңа күрә үз кишәрлегеңдә агач кисәргә кирәк булганда Россия Федерациясе Җир, Гражданлык, Урман, Су Кодекслары, шулай ук агач кисү тәртибен регламентлаштыручы төбәк һәм җирле әһәмияттәге норматив-хокукый актлар нигезләмәләреннән чыгып эш итәргә кирәк.

Рөхсәт алмыйча, үз кишәрлегеңдә нинди агачларны кисәргә була?

Үз кишәрлегеңдә җимеш агачларын һәм куакларын кисүгә рөхсәт таләп ителми.

Законнарда шәхси торак төзелеше, гараж төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек өчен бирелгән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач һәм куакларны кисү тыелмый.

Ләкин сезнең кишәрлектә үсә торган җимешсез агачны рөхсәтсез кисү түбәндәге шартларда мөмкин:

- агачның яше рөхсәт ителгән күрсәткечтән югары түгел;
- бер-бер үскән агачлар киселә (күпләп үскән түгел);
- кишәрлек урман һәм Кызыл китапка кертелгән хайваннар яшәү зонасы белән чиктәш түгел;
- агач сирәк очрый торган яки кыйммәтле токымнарга керми (аларның исемлеген җирле үзидарә органнары билгели).
Башка очракларда утыртмаларны кисүгә рөхсәт алу турында гариза белән җирле үзидарә органына (муниципаль район, авыл җирлеге башкарма комитетына) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International