Бүген Россия юстиция министрлыгы җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Бу катлаулы хезмәт тәртипне берсүзсез саклауны, законга хөрмәт күрсәтүне, кешелеклелекне таләп итә. Бүген төзәтелүче затларны тормышка яраклаштыруга зур игътибар бирелә: әйтик, 10 нчы төзәтү колониясендә (ИК-10) төзекләндерү формалары һәм үз ихтыяҗлары өчен кирәкле әйберләр ясау белән шөгыльләнәләр.
Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренә сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!