Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хайваннарда йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча штабның чираттан тыш утырышы узды.
Видеоконференция режимында безнең районнан штаб утырышында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фарухшин, авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре, баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин катнашты.
Татарстан Республикасы белән чиктәш күрше төбәкләрнең катлаулы эпизеологик торышына бәйле рәвештә, Менделеевск районында яшәүчеләрнең ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәвен сорыйбыз! Атап әйткәндә: ветеринария белешмәләреннән һәм тиешле документлардан башка билгесез сатучылардан һәм тәэмин итүчеләрдән терлек, кош-корт һәм азык сатып алмаска.
Законсыз сатуның барлык очраклары, шулай ук хайваннарның авыру очраклары турында күрсәтелгән контактларның берсенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк:
- район ветеринария хезмәте 2-71-72, 2-11-72, 2-25-45
- Бердәм диспетчерлык хезмәте 2-77-77
- Полиция бүлеге 102
- Авыл җирлеге башлыгына.