️Менделеевск футболчылары футзал буенча «ТР футбол Федерациясе» Кубогында 2 урынны алдылар.
9-10 март көннәрендә Актанышта 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» Кубогы узды.
8 команда Кубок өчен көрәште һәм алар арасында тренер Сергей Романюк җитәкчелегендәге «Аммоний» һәм «Аммоний-2» командалары чыгыш ясады
Уеннар баштан ук югары темп бирде, ә көрәш чын-чынлап киеренке булды!
Финал безгә көмеш медаль китерде: «Аммоний» командасы хуҗаларга — «Иман» командасына 2: 3 исәбе белән генә оттырып икенче урынны алды!
Егетләребез белән горурланабыз! Команданы әзерләгән тренерга зур рәхмәт! 🌟
Алга, яңа җиңүләргә!