2026 елның 16 мартына ашыгыч кисәтү

2026 елның 15 марты, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!  «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән  Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 15 марты  18.00 сәгатьтән 16 марты 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде.

2026 елның 16 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны  югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемгә беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International