«Батыр» спорт мәктәбендә бадминтон буенча осталык дәресләре узды. Менделеевск районы Башлыгы Роберт Искәндәров, Аммоний АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм бадминтон буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе директоры Евгений Салюков чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.
Катнашучылар белән бадминтон буенча спорт мастеры Регина Галиева һәм Диана Котова, шулай ук спорт мастерлыгына кандидатлар Илсинә Вәлиуллина һәм Нияз Галиханов үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар.
Күптән түгел «Аммоний» ярдәме белән районда бадминтон белән шөгыльләнү өчен спорт залы ачылды. Менделеевскида осталык дәресләре уздыру спортның бу төрен үстерүдә тагын бер адым булды.
Бүген районда физкультура һәм спорт актив үсә, спорт залларына йөрүче балалар һәм өлкәннәр саны арта бара. Спортны үстерү һәм аңа ярдәм итү эше дәвам иттереләчәк.