Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә спортчыларны бүләкләделәр

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән:

- Спорттагы югары казанышлары һәм тхэквондо WT «Иң көчле спортчылар кубогы» халыкара турнирында районыбызны лаеклы күрсәтүе өчен «Батыр» спорт мәктәбенең тхэквондо бүлеге тәрбияләнүчесе Бәдретдинова Аида бүләкләнде;

- Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Батыр” спорт мәктәбенең югары категорияле тренер-укытучысы Сәлимуллина Алина бүләкләнде;

- Спорт осталыгының югары дәрәҗәсе командаларга “Алтын алка” яшь хоккейчылар Бөтенроссия турнирының финал этабында бронза медаль яуларга мөмкинлек биргән өчен  “Айсберг” спорт мәктәбенең хоккей командасы капитаны Переин Данил бүләкләнде;

- Спортчыларны сыйфатлы әзерләүләре өчен «Айсберг» спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Сергеев Павел бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International