Менделеевскида Ураза гаете: бәйрәмгә чакырабыз!

2026 елның 17 марты, сишәмбе

20 мартта шәһәрдә мөселманнарның иң шатлыклы бәйрәмнәренең берсе — Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Иртән дин тотучыларны Үзәк мәчеттә түбәндәге программа көтә:

6: 30 — бәйрәм вәгазьләрен уку
7: 00 — күмәк намаз уку
7:30 - Менделеевск районы Башлыгы Роберт Искәндәровның котлау сүзе

Көннең икенче яртысында:

 "Уразаны намазда уздыр" балалар конкурсы призерларын бүләкләү

 кунакларны традицион бәйрәм пылавы белән сыйлау

Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев барлык дин тотучыларны бәйрәмгә килергә һәм бу матур көннең шатлыгын уртаклашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International