Менделеевлылар тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

2026 елның 17 марты, сишәмбе

«Батыр» спорт мәктәбе спортчылары 13-16 мартта шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә узган 21 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында  тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар түбәндәгеләр булды:
1 урын - Колпакова Елизавета - 62 кг га кадәр авырлыкта
3 урын - Кудряшова Карина - 53 кг га кадәр
3 урын - Гомәрова Язилә - 73 кг га кадәр
3 урын - Камашев Артур - 87 кг га кадәр
3 урын - Смирнов Богдан - 87 кг га кадәр


Гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 урынны алды.

Спортчыларны һәм тренерларны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа спорт казанышлары һәм җиңүләр телибез!

Ярышлар массакүләм спортны үстерүгә һәм яшь талантларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» масштаблы дәүләт программасы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International