Татарстанда газ кертү эшләре буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында торак йортлар урнашкан бакча җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай газ китерелә (торак йортларга йорт милекчесе үзе башкара).
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, дәүләт программасына тоташу шартлары булып:
- Коммерцияле булмаган бакча ширкәте торак пункт чикләрендә урнашырга тиеш.
- Торак пунктка газ кертелгән булырга тиеш яисә газ кертү программасы агымдагы елда коммерцияле булмаган бакча ширкәте чикләренә кадәр газ челтәрләре төзүне күздә тота. Коммерцияле булмаган бакча ширкәтенә газ кертү планнары-графиклары субъектларның хакимият органнары тарафыннан раслана.
- Торак йортка хокук теркәлергә тиеш.
Әгәр милек хокукы теркәлмәгән булса, Росреестрга мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге документларны әзерләргә кирәк;
- Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында гариза
- Техник план.
- Җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документ.
Әгәр участокта «торак булмаган» билгеләнештәге бакча йорты урнашкан булса, аны «торак»га күчерергә кирәк. Бу объектның даими яшәү һәм прописка рәсмиләштерү өчен яраклы булуын раслау өчен кирәк. Йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә һәм ел әйләнәсе яшәү өчен яраклы булырга тиеш. Йортның барлык кирәкле таләпләргә туры килүе турында ахыргы карарны коммерцияле булмаган бакча ширкәте урнашкан урын буенча Башкарма комитет кабул итә. Әгәр Башкарма комитет уңай карар кабул итсә, ул документларны мөстәкыйль рәвештә Росреестрга тапшыра, ул, үз чиратында, йортның билгеләнешен үзгәртә дә.