Россиядә «һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Катнашуга кирәкле эшче белгечлекләр вәкилләре: токарьлар, эретеп ябыштыручылар, тегүчеләр, пешекчеләр, агрономнар, санлы программалы идарә станоклары операторлары һәм башка белгечләр чакырыла.
Конкурс 25 номинация буенча уздырыла. 2026 елда беренче тапкыр махсус хәрби операция ветераннары өчен махсус номинация — «Икенче старт» кертелде.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә,:
"Россия Федерациясенең барлык субъектлары да яңа номинацияне хупларлар һәм аның буенча төбәк этапларын уздырырлар дип өметләнәм".
Гаризаны конкурсның рәсми сайтында бирергә мөмкин: konkurs.trudvsem.ru.
Катнашу өчен төбәкне, номинацияне сайларга, шартлар белән танышырга һәм документлар пакетын әзерләргә кирәк. Гаризаны белгеч үзе дә, аның хезмәткәре дә бирә ала.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар акчалата премияләр ала:
1 урын-1 миллион сум
2 урын-500 мең сум
3 урын-300 мең сум
Конкурсның төп максаты-эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны популярлаштыру. Бүген урта һөнәри белемле белгечләр икътисадтагы кадрлар ихтыяҗының 65% тәшкил итә.
Хезмәт базары экспертлары квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ зур булуын раслый. «Авито-работа» ның үсеш буенча директоры Роман Губанов сүзләренә караганда, бүгенге көндә иң күп вакансияләр эретеп ябыштыручыларга, монтажчыларга, махсус техника йөртүчеләргә, слесарьларга һәм җитештерү операторларына туры килә.
Конкурс 2025 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән старт алган «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект илнең кадрлар потенциалын үстерүгә һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.