"Торак-2026"

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Торак-2026» профилактика операциясе дәвам итә. Аның төп максаты торак секторның янгыннан саклану дәрәҗәсен арттыру, торакта янгыннар санын киметү, шулай ук халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү.  

     Торак секторында янгыннарның төп сәбәпләре элеккечә үк тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, электр һәм көнкүреш приборларын саксыз куллану, мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булып кала. Чираттагы рейд вакытында Менделеевск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре "Өмет Яры" үзәге белгечләре белән берлектә шәһәрдәге торак фондын тикшерделәр. Аерым игътибар ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бирелде. Күп балалы гаиләләр белән профилактика бунча эш алып бару янгыннарда балалар үлемен кисәтү өчен зур әһәмияткә ия. Игътибар шырпыларны, кабызгычларны һәм башка янгын куркынычы булган әйберләрне күренеп торган урында, балалар буе җитәрлек урында саклауның ярамавына юнәлтелә.

    Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге  инспекторлары торак биналарның хуҗалары һәм яллаучылары белән профилактика буенча әңгәмәләр үткәрделәр, өлкәннәргә һәм балаларга фатирларда газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен, янгын сүндерүнең беренчел чараларын куллану һәм янгын вакытында эш итү тәртибен аңлаттылар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр тапшырдылар. Рейдлар барышында шәһәр халкына чыгу ишекләрен, катлар арасындагы баскычларны һәм фатирара коридорларны милек белән каплау куркынычы турында сөйләделәр.  Шулай ук автоном төтенле янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International