Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Озакка сузылган кыш һәм пычрак яздан соң күптән көтелгән яллар, каникуллар, актив ял вакыты килеп җитте. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган шәһәр халкы ял көннәрендә дачаларга, урманга, сулыкларга юл тота. Күптән көтелгән җылылык кешеләрне табигатькә тарта, анда ял итү, кагыйдә буларак, традицион шашлыклардан һәм учак янында җырлардан башка үтми. Ял иткәндә урман массивларын янгыннардан сакларга ярдәм итәчәк элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмаска кирәк. Бу көннәрдә янгын куркынычы барлыкка килә. 
     Дача кишәрлекләрендә чүп-чар яндырыла, урманнарга барганда учаклар кабызыла. Нәтиҗәсе турында уйламыйча урманда учаклар якканда ут белән саксыз эш итү, чүп – чар, коры үлән һәм ауган агачларны яндыру-күпчелек янгыннарның төп сәбәбе. 
     Урманга барганда шуны истә тотарга кирәк: урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.32 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. 
     Урманда янган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз, коры үлән һәм камылларны яндырмагыз, учаклар кабызмагыз, кабызу системалары төзек булмаган машиналарда урман зонасына кермәгез - бу урманда янгын чыгу куркынычы тудыра.  
     Урманда башланган янгынны күреп, кичекмәстән аны су, җир сибеп, ялкынны яфраклы агач ботаклары яисә башка чаралар белән каплап бетерү чараларын күрегез. Янгын турында урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, янгын сүндерү частена (МЧС) ашыгыч рәвештә хәбәр итегез. 
     Урман - төп милли байлыкларның берсе, һәм һәр гражданның бу байлыкка сак карау, хуҗаларча мөгамәлә итү - изге бурычы. 
     Урманнарда янгын чыкмасын өчен, ут белән саксыз эш итүгә юл куймагыз. 
УРМАН ТУРЫНДА ҺӘРВАКЫТ ТИЕШЛЕ КАЙГЫРТУЧАНЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ, ҺӘМ УЛ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ҺӘРВАКЫТ МАТУР ЯЛ ИТҮ УРЫНЫ БУЛАЧАК!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International