29 февраль көнне Менделеев шәһәренең 1 санлы мәктәбендә Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган район бәйгесе "Саф һәм җырлар смотры" булып узды. Бәйгенең максат һәм бурычлары: укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү; укучылар арасында хәрби хезмәтне пропаганда һәм популярлаштыру; төзү боерыкларын дөрес үтәү күнегүләрен камильләштерү.
Смотрда өч яшь категорияләрендә 17 команда катнашты. Алар строй җырлары, "тик", тиңләшү "уңга", "сулга" кебек боерыкларны отряд белән башкаруда ярыштылыр. Жюри билгеләгәнчә, командалар яхшы хәзерлек күрсәткәннәр.