2016 елның 29 фералендә Балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль бүлекнең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Җитез бармаклар”дип аталган инструменталь конкурс узды. Конкурста баянистлар, аккордионистлар, гитарада, домбрада, скрипкада һәм пианинода уйнаучылар катнашты. Бу сынау барышында виртуоз этюдлар, пьессалар яңгырады, ә катнашучылар музыкаль әсәрне башкаруда тизлекләрен һәм бармак җитезлекләрен күрсәттеләр.