Ижёвканың “Кояшкай” балалар бакчасы мәгълүмат җиткерә

2016 елның 5 марты, шимбә

Менделеев шәһәре, 3 нче һәм 4 нче март көннәре: Муниципаль бюджет мәктәпкәчә яшьтәге балалар белем бирү учреждениесе “Кояшкай” Ижёвка балалар  бакчасы” ының  һәрбер группасында  Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр үтте. Бәйрәмгә балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Балалар үзләренең әниләренә һәм әбиләренә татар һәм рус телләрендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бергәләп бию биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International