Концерт «Бәйрәм белән, кыз туганым!»
8 март көнне Сәйтәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Псәй Мәдәният йорты үзешчәннәре «Бәйрәм белән ,кыз туганым!» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Псәй Мәдәният йорты директоры Р.Кәбиров җитәкчелегендәге үзешчәннәр Сәйтәклеләргә үзләренең яраткан җырларын бәйрәм бүләге итеп җиткезделәр. Узешчән җырчылар Г.Ситдикова, Г.Гаффарова, Н.Шәйхетдиновалар башкаруында яңгыраган җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертны алып баручы Сәйтәк авыл клубы мөдире Я.Гизатуллина барлык тамашачылар исеменнән Псәйлеләргә зур рәхмәтен белдерде.


